ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ренат Ибраһимов гөнаһсыз китап язган
Ислам финанславын алга җибәрүдә KazanSummitы 2017 елның иң әһәмиятле вакыйгасы
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Яшь калуның сере ярата белүдә – Ренат Ибраһимов
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайты массакүләм ddos-hөҗүменә дучар ителде

Татар дөньясы

Мәскәүдә Татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачылачак

11 гыйнвар 2017, 15:10

Анда татар миграциясе тарихы музее да булачак.

 (Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүдә гыйнвар урталарында Татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачылачак. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация Советының 2016 елда узган соңгы утырышында Татарстан Республикасының вице-премьеры Равил Әхмәтшин хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Мәскәү мэры Сергей Собянин белән килешү буенча Татарстанга «Энтузиаст» кинотеатрын бирү планлаштырыла. Әлеге бинада Татар тарихы һәм мәдәнияты үзәге урнашачак.

«Болай эшләү ватандашларыбызны тагын да киңрәк форматта берләштерергә, татар халкы тарихы музее, кинозал, милли ашлар өчен зал булдырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип сөйләгән Әхмәтшин. Татарстан вице-премьеры булдырылачак музей өчен татар миграциясе тарихы буенча материаллар әзерләү үтенече белән инде Кытай, Төркия, Финляндия һәм АКШ хезмәттәшләренә мөрәҗәгать иткән.

Искәртеп үтәбез, 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә якынча 149 мең татар яши. Бу шәһәр халкының 1,3%ын тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр