ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ярым-ярты гына өйрәнеп, Тукайны сәхнәләштерергә ярамый – Мансур Ярмиев
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балаларга Тукай телен өйрәтү кыен – балалар бакчасы тәрбиячесе
Хәмдүнә Тимергалиева: Җыр - акча эшләү кәсебе түгел
Татар-инглиз гимназиясе директоры ришвәт алуда гаепләнә

Фән һәм мәгариф

Питрәч районында укучыларны җылытылмаган мәктәп автобусында йөрткәннәр – прокуратура

11 гыйнвар 2017, 15:27

Питрәч районында укучыларны җылытылмаган мәктәп автобусында йөрткәннәр – прокуратура Ике авыл халкы бу мәсьәләдә коллектив шикаять язган булган.

 (Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Питрәч районында прокуратура Ковали белән Пимери авыллары халкының җылытылмый торган мәктәп автобусында балаларны укырга йөртүләре турындагы коллектив шикаяте буенча тикшерү үткәргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Татар Тау Иле (Тат-Ходяш) мәктәбенә караган “ПАЗ” автобусы 27 баланы йөрткән, автобус эчендә норма буенча 17-23 градус җылылык урынына +1,6 градустан артмаган, ишек резиналары да канәгатьләнерлек хәлдә булмаган.

Тикшерү барышында прокуратура хезмәткәрләре башка хилафлыклар да тапкан. Мисалга, автобус салонында бензинлы канистралар сакланган, запас ишек аша чыгу мөмкинлеге һәм ике утыргычта куркынычсызлык каешы булмаган, тагын берсендә шушы мөһим деталь ватык икәнлеге фаш ителгән. Шул рәвешле, әлеге җитешсезлекләр пассажирларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, дип билгеләп үтәләр прокуратурада.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр