ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Камил Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иртәгә "Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә укылачак
Йөзләгән мең палестиналы әл-Акъса мәчетенә эләгә алмаган
Уфада бүген "Чалма чәчәк көне" уздырылды

Сәясәт

Америка кыйммәтләренә исламчылар һәм автократик режимнар яный, дип саный Обама

11 гыйнвар 2017, 20:38

АКШ президенты Чикагода хушлашу чыгышында шундый фикер әйтте.

 (Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). АКШ Президенты Барак Обама Американың демократик тормыш рәвешенә янау дәрәҗәсе буенча исламчылар белән автократик режимнарны бер рәткә куйды, дип яза “Интерфакс” агентлыгы.

АКШ яшәешенең төп принциплары куркыныч астына куелды, беренчедән, ислам исеменнән сүз йөрткән агрессив фанатиклар тарафыннан, икенчедән, чит илләрнең башкалаларындагы ирекле базар, ачык демократия һәм гражданлык җәмгыятен үзләренең хакимиятенә янау итеп караучы автократлар тарафыннан, дигән президент Обама Чикагода хушлашу чыгышында.

Америка демократиясенә алар янаган куркыныч автомобильгә куелган бомбалардан һәм ракеталардан да зуррак, күләмлерәк, дип саный ул. “Алар үзгәрешләрдән, яңарышлардан курка, кешеләрнең кыяфәтләреннән курка, сөйләшүләре һәм гыйбадәт кылулары да башкача, хокук өстенлеге принципларына илтифат итми, шул лидерларын легитимга әйләндерә, чит карашны һәм ирекле фикер йөртүне, кылыч, яки мылтык, яки бомба, яки пропаганда машинасы кайсы дөрес яки кайсы дөрес түгеллекнең югары арбитры булуына ышанычны кабул итми”, - диде АКШның отставкага китүче президенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр