ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

Россиялеләрнең яртысыннан артыгы банк карталарыннан акча урлану ихтималыннан шөбһәләнә

11 гыйнвар 2017, 13:21

Россия халкының 36 проценты гына үзен андый гамәлләрдән сакланган итеп тоя.

 (Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиялеләрнең 65 проценты электрон счетларыннан һәм банк карталарыннан акча һәм шәхси мәгълүматлар урлану ихтималыннан шөбһәләнә. Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге былтыр 10-11 декабрьдә сораштырулар үткәреп, бүген шундый нәтиҗә чыгарылган. Сораштырулар Россиянең 8 федераль оругына караган 46 субъектның 130 торак пунктында яшәүче 1600 кеше катнашкан. Белешмәнең дөреслеккә туры килмәве 3,5 проценттан артый, диелгән ТАСС мәгълүматында.

Сораштыруда катнашучыларның 56 проценты шулай ук СМС яки электрон почта аша явыз ниятле кешеләр тараткан мәгълүмат аркасында акчадан колак кагудан курка. Социологлар билгеләп үткәнчә, россиялеләрнең һәр 3 нчесе кәрәзле элемтә һәм интернет-сервислар белән бәйле хокукка каршы гамәлләргә юлыга. Аеруча яшьләр (18-34 яшьлекләрнең 36 проценты), Мәскәү һәм Петербургта (37 проценты), уртача зурлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләр (43 проценты), интернеттан актив файдаланучылар (38 проценты) шундый хәлләргә еш тара.

Россия халкының 36 проценты гына үзен андый гамәлләрдән сакланган итеп тоя, 58 проценты исә каршы фикердә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр