ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистай районында 66 яшьлек ир-ат янып үлгән
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам

Дин

Дөньядагы беренче эко-мәчет Оманда төзеләчәк

11 гыйнвар 2017, 12:21

Дөньядагы беренче эко-мәчет Оманда төзеләчәк Аның баш архитекторы проект солтанлыкның төзелеш тармагы өчен модель буларак алыныр дип өметләнә.

 (Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Дөньяда беренче “яшел энергия”дә эшли торган мәчет якын арада Оманда барлыкка киләчәк, дип белдерә “РИА Новости” агентлыгы җирле “Times of Oman” басмасына сылтама белән.

“Без проект эшенең 90 процентын башкардык, хәзерге вакытта мәчет түбәсендә кояш панельләре урнаштырыла”, - дип, проектның баш архитекторы Бадра Әл-Хадаби сүзләре китерелә. Ул мәчет салуга хакимиятнең рөхсәтен көтә икән. Гыйбадәтханә 50 кеше сыйдырышлы була, аның шундый җыйнаклыгы бинада һава әйләнеше өчен бик күп энергия таләп ителүе белән аңлатыла.

Хадаби билгеләп үткәнчә, илдә сарыф ителә торган энергиянең күп өлеше кондиционерларга китә. Ул үзенең проекты солтанлыкның төзелеш тармагы өчен модель буларак алыныр дип өметләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр