ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Татар дөньясы, Дин

Чиләбедә "Рәсүлев укулары" кысаларында исламга багышланган күргәзмә узачак

11 гыйнвар 2017, 12:48 , Фото: chelmuseum.ru

Чиләбедә Күргәзмәнең экспозициясендә Казан, Уфа, Санкт-Петербург музейлары фондларыннан ислам тарихы белән бәйле үзенчәлекле экспонатлар тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Чиләбе шәһәрендә “Ислам. Тарих, традицияләр, мәдәният” дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Ул Чиләбе өлкәсендә быел июль аенда алтынчы тапкыр оештырылачак “Рәсүлев укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узачак. Күргәзмәнең экспозициясендә Казан, Уфа, Санкт-Петербург музейлары фондларыннан ислам тарихы белән бәйле үзенчәлекле экспонатлар тәкъдим ителер дип көтелә. Күргәзмә Көньяк Уралның дәүләт тарихи музеенда үтәчәк. Шушы көннәрдә музей хезмәткәрләре Казанның Ислам тарихы музеенда, Татарстан Милли музеенда булып, хезмәттәшлек итү турында килешеп китте, дип хәбәр итә Көньяк Урал тарихы музее матбугат хезмәте.

Күренекле дин әһеле, Троицкида XIX гасырда “Рәсүлия” мәдрәсәсенә нигез салган Зәйнулла Рәсүлев (1833-1917) истәлегенә багышланган “Рәсүлев укулары” исә ел саен Троицк шәһәрендә оештырыла. Зәйнулла Рәсүлев – танылган татар язучысы Атилла Расихның (Рәсүлев) бабасы. Чиләбе өлкәсе хакимияте тәкъдиме белән әлеге конференция федераль дәрәҗәгә чыгарылып, елдан-ел колачлырак итеп уздырыла. 2017 елда конференция программасын ике көнлек итеп төзергә ниятләнелә. Хакимият карары белән Троицкидагы борынгы “Рәсүлия” мәдрәсәсен торгызу эшләре дә башланган. Әлегә документацияләр әзерләнгән, быел химаячеләр ярдәме ремонт эшләренә тотыначаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр