ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Икътисад

ТФБның 45 эшкуар-клиенты 90 млн сумнан артык суммада микрозайм алды

11 гыйнвар 2017, 12:14 , Фото: Ильнар Тухбатов

ТФБның 45 эшкуар-клиенты 90 млн сумнан артык суммада микрозайм алды Татарстан Республикасы эшкуарларга ярдәм фондына барлыгы 150 млн сум күләмендә микрозайм алуга 97 гариза тапшырылган.

  (Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Антон Журавлев). “Татарстан Республикасы эшкуарларга ярдәм фонды” коммерцияле булмаган оешмасына «Татфондбанк»та акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән 1652 эшкуар мөрәҗәгать итте, аларның 652се ташламалы шартларда микрозаймнар алу мәсьәләсе буенча, дип сөйләде әлеге фонд генераль директоры Андрей Афонин.

Хәзер микрозайм алуга 97 гариза каралышта, 73е буенча (137 млн сумга) микрозайм бирү турында карар чыгарылган. Әлегә 45 эшкуар 90 млн сумнан артык суммага микрозайм кулга төшергән.

Искәртеп үтик: 2016 елның 14 декабрендә «Татфондбанк» клиентларына акча салдыруда хисап-касса хезмәте күрсәтми башлады һәм банкоматлар аша акча салдыруга чикләү кертте. Икенче көнне Россия Үзәк Банкы кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте һәм Татфондбанкка вакытлыча хакимият билгеләде, әлеге кредит оешмасының элеккеге хакимият органнары вәкаләтләрен туктатты. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы моны иминият очрагы буларак таныды.

21 декабрьдә шушы агентлык банк-агент сыйфатында 5 банкны сайлап алды һәм «Татфондбанк»ка акча салганнарның иминият акчалары 26 декабрьдән «Сбербанк», «ВТБ 24» банкы, «Россельхозбанк», «ФК Открытие» банкы һәм «Ак Барс» банкы аша түләнә башлады.

«Татфондбанк»та акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән эшкуарлар өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, республика Икътисад министрлыгы карамагында эш төркеме төзелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр