ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Фән һәм мәгариф

Быел БДИ тапшыру турында гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә

11 гыйнвар 2017, 11:44

Быел БДИ тапшыру турында гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә 1 февральдән соң гаризалар Россия Федерациясе субъектының дәүләт имтихан комиссиясе карары белән генә кабул ителә ала.

 (Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән.

Гаризада БДИ тапшыручының кайсы предметлардан имтихан бирәчәге теркәлгән булырга тиеш, алар сан ягыннан чикләнми.

1 февральдән соң гаризалар Россия Федерациясе субъектының дәүләт имтихан комиссиясе карары белән, гариза бирүченең төпле сәбәбе (әйтик, авырып китү яки башка сәбәп документ белән расланган булырга тиеш) булганда гына кабул ителә ала, ләкин имтиханнар башланырга ике атна калгач ул мөмкинлек булмый.

Быел укуын тәмамлаучылар өчен ике имтихан – рус теле һәм математика - мәҗбүри тапшырылырга тиеш була. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. Калган предметларны исә имтиханда катнашучы үзе сайлап ала, алар бигрәк тә югары уку йортында белем алуын дәвам иттерүчеләр өчен кирәк. Гаризаларны укучылар, моңа кадәр укуын тәмамлап чыкканнар үзләренең кемлеген раслый торган яки әти-әниләренең/вәкаләтле затларның документы нигезендә шәхси язып тапшырырга тиеш була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр