ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Дин, Хәвеф-хәтәр

Кар яву сәбәпле Истанбулда мәчет ишелгән — һәлак булучылар бар

11 гыйнвар 2017, 11:22

Кар яву сәбәпле Истанбулда мәчет ишелгән — һәлак булучылар бар Һәлакәт вакытында мәчеттә җеназа укыла торган булган.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Аномаль кар яву нәтиҗәсендә, Истанбулның Атакёй районы тирәсендәге мәчетнең түшәме ишелгән. Бу хакта dailysabah.com басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, мәчеттә җеназа укыла торган булган. Мәчетнең түшәме бу көннәрдә күпләп яуган карны күтәрә алмау сәбәпле, ишелеп төшкән. Нәтиҗәдә, кимендә 1 кеше һәлак булган, дистәгә якыны җәрәхәтләнгән.

Сүз уңаеннан, Төркиядә узган атнада ява башланган кар әле дә туктамый. Кайбер районнарда аның биеклеге 130 см-га җиткән. Истанбул аэропортларында 1,5 меңнән артык рейслар кичектерелгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр