ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Җәмгыять

ЮХИДИ сегвейлар белән электросамокатларны транспортның аерым категориясенә кертмәячәк

11 гыйнвар 2017, 11:15

Ведомствода электр транспортының андый төренә ия кешеләр җәүялеләргә керә дип саныйлар.

 (Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). ЮХИДИ сегвейлар, гиlроскутерлар, монотәгәрмәчләр белән электросамокатларны транспорт чарасының (ТС) аерым категориясе итеп карамаячак. Дәүләт Думасы депутаты, түбән палатаның “Бердәм Россия” фракциясеннән транспорт һәм төзелеш буенча комитеты әгъзасы Александр Васильевның соравына бүген әлеге ведомстводан алынган җавапта шул хакта әйтелә. Документның күчермәсе ТАССта бар, дип ышандыра әлеге агентлык.

Парламентарий элек Дәүләт автоинспекциясенә сегвей һәм башка төр электр транспортларының статусын җайга салу, шулай ук аларның хуҗаларына карата транспорт һәлакәте була калса җаваплылык дәрәҗәләрен ачыклау турында сорап мөрәҗәгать иткән булган. Халык арасында андый төр транспорт чараларының популярлаша баруын исәпкә алып, депутат Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр кертүнең муафыйклыгына игътибарны юнәлткән.

Әмма ЮХИДИдә яңа төр электр транспортына ия кешеләр җәяүлеләр категориясенә карый дип санаганнар. “Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәләре күзлегеннән караганда, роликлы тимераяклар, самокатлар һәм шуның кебек чаралардан (файдаланыш һәм техник характеристикалар җыелмасы буенча, аерым алганда, сегвейлар, гироскутерлар, монотәгәрмәчләр һәм электросамокатларны да шуларга кертергә була) файдаланучылар җәяүлеләр булып санала, шуңа бәйле рәвештә, алар үзләренә карата тиешле таләпләрне белергә һәм үтәргә тиеш була”, - диелгән депутат соравына ведомствоның җавабында.

Депутат Васильев билгеләп үткәнчә, димәк, якын арада сегвей кебек яңа төр электр транспорты булганнар өченче затлар алдында җаваплылыгын иминиятләштерергә һәм андый транспорт белән идарә итүгә хокук алырга тиеш булмый, шулай ук гомуми файдаланыштагы юллардан йөрергә хакы юк, ә бары тик җәяүлеләр юлыннан һәм юл кырыеннан гына йөри ала дигән сүз. Шулай да, гадәти җәяүлеләр белән андый төр электр транспортында йөрүчеләр арасындагы багланышларга игътибар бирү мәслихәт, чөнки андый төр электр транспорты катнашында берничә бәхетсезлек очрагы теркәлде, шул исәптән балалар имгәнде, диде депутат.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр