ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

Дин

Чистайда Мөселман яшьләре берлеге кошларга җимлекләр ясау буенча мастер-класс оештырган

11 гыйнвар 2017, 08:31 , Фото: ДУМ РТ

Чистайда Мөселман яшьләре берлеге кошларга җимлекләр ясау буенча мастер-класс оештырган Анда райондагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар катнашкан.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Чистай районында мөселман яшьләре берлеге активистлары кошларга кышкы җимлекләр ясау буенча мастер-класс уздырды. Мастер-класс “Иман” мәчетендә оештырылды, анда райондагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөселман яшьләре берлегенең тәҗрибәле кул осталары яшүсмерләр белән бергә берничә җимлек ясаган. Мондый остаханәне оештыручылар сүзләренә караганда, кул эшләре чаралары яшүсмерләрдә эшне, табигатьне ярату хисен уятырга, аларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәтергә ярдәм итә. Барлык җимлекләр дә шәһәр мәчетләре территорияләрендә урнаштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр