ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды
Инвалидларның кинотеатрга йөрү мөмкинлеген арттыра торган закон имзаланган
Татарстан халыклары корылтаенда нагайбәк халкын Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк
28 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовны искә алалар

Фән һәм мәгариф

КФУ әйдаманнар өчен укыту курслары ача

11 гыйнвар 2017, 08:15

КФУ әйдаманнар өчен укыту курслары ача Дәресләр март-апрель айларында кичке вакытта үткәреләчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). КФУның Казан халыкара лингвистика үзәгендә әйдаманнарны педагогик осталыкка өйрәтүче яңа укыту программасын ачыла. КФУның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, әлеге курсларда укытучылар, студентлар, гомумән, балаларның ял-сәламәтләндерү лагерьләрендә эшләргә теләгән белгечләр укый ала.

Укыту курслары әйдаман эшчәнлегендә заманча таләпләргә җавап бирү өчен педагогика, психология нигезләренә, балаларның ялын оештыру, мәдәни чаралар үткәрү осталыгына өйрәтүче белем бирү программасыннан гыйбарәт. Дәресләр март-апрель айларында кичке вакытта үткәреләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр