ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Татар дөньясы

Сызраньда Татар мәдәнияте үзәге ачылачак

11 гыйнвар 2017, 07:36 , Фото: tatsyz.ru

Сызраньда Татар мәдәнияте үзәге ачылачак Анда татар теленә өйрәтү дәресләре үткәрергә, иҗади чаралар, әдәби очрашулар уздырып торырга ниятлиләр.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре хакимияте җирле Татар милли-мәдәни мохтариятенә бушлай файдалануга бина бүлеп биргән. Шәһәрдә С.Разин урамындагы 26 нчы йортта урнашачак әлеге Татар мәдәнияте үзәгендә якын киләчәктә татар теленә өйрәтү дәресләре үткәрергә, иҗади чаралар, әдәби очрашулар уздырып торырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта андагы бүлмәләрдә җирле татарларның финанс ярдәме белән ремонт эшләре төгәлләнеп килә, дип хәбәр ителә милли мохтариятнең рәсми сайтында. Татар мәдәнияте үзәге ачылу Сызрань шәһәрендә татар мәдәниятен үстерүгә этәргеч ясар дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр