ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Җәмгыять, Авыл

Чирмешән районында яшәүче Нәкыя һәм Мөсәвәрә әбиләрне Путин котлаган

11 гыйнвар 2017, 08:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән районында яшәүче Нәкыя һәм Мөсәвәрә әбиләрне Путин котлаган Быел 62 чирмешәнленең олы юбилее булырга тора.

(Чирмешән, 11 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Татарстанның Чирмешән районы Бәркәтә авылында гомер итүче Нәкыя әби Минхәерова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова килеп котлады. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырдылар, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

Нәкыя әби өлешенә дә сугыш китергән газаплар нык эләгә, аңа да башка чордашлары белән ирләр көче соралган авыр хезмәт башкарырга туры килә, урман да кисә, Шенталадан капчык-капчык орлык та ташый... Сугыштан соң исән-имин кайткан Хафиз Минхәерова белән гаилә корып, дүрт балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә аларның өчесе исән-сау. Улы Камил, килене Рәйсә озак еллар Яр Чаллы шәһәрендә яшәсәләр дә, лаеклы ялга чыккач, әниләре янына күчеп кайтканнар. Икенче улы Наил дә, читтә яшәвенә карамастан, туган авылында йорт сала.

“Хафиз белән әйбәт гомер иттек, – ди Нәкыя әби. – Бик яхшы кеше булды, менә 40 ел хуҗалыкта тимерче булып эшләде. Бергә гомер итүебезгә 2014 елның 30 мартында 65 ел тулды, 1 апрель көнне ул вафат булды”.

Иске Кади авылында яшәүче Мөсәвәрә әби Зариповага да 4 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Шушы олуг юбилее уңаеннан зур бәйрәм оештырганнар. Бирегә әбинең балалары, киленнәре, кияүләре, оныклары, оныкчыклары җыелган. Мөсәвәрә әбине карап-тәрбияләп торучы төпчек улы Нәфис, килене Мәдинә олы мәҗлескә барлык туганнарын чакырган.

“Аллага шөкер, балаларым, оныкларыма кадәр, әби, озак яшә, дип кенә торалар, – ди Мөсәвәрә әби. – Мин бик бәхетле карчык. Кадер-хөрмәттә яшим. Тормыш иптәшем Таһир белән бергә уйнап үстек. 1951 елны кушылдык, ул 1998 елны вафат булды. Бик акыллы, уңган кеше иде. Өч йорт төзеп кердек. Бер-беребезгә юл бирә белдек. Ул гармунчы, ә мин матур итеп җырлый идем... Әле узган елны да җырлый идем, быел картайдым шул, – тавыш юк. Дүрт малай, бер кыз үстердек. Балаларым, күз тимәсен, тәүфыйклы булдылар”.

Әбине туган көне белән котларга район хакимиятеннән дә килделәр, Россия Президентының Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар.

Сүз уңаеннан, яңа 2017 елда 62 райондашыбызга 90 һәм 95 яшь тулачак, диелә Чирмешән районы газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр