ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Җәмгыять, Спорт

Балтач районында Данил Гыйләҗетдинов классташлары истәлегенә хоккей турниры оештырды

11 гыйнвар 2017, 00:00

Балтач районында Данил Гыйләҗетдинов классташлары истәлегенә хоккей турниры оештырды Вафат булган классташларының әти-әниләре, туганнары һәм, гомумән, Борнак халкы авылның шәхси эшмәкәренә бу гамәле өчен бик рәхмәтле.

(Балтач, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Татарстанның Балтач районы Борнак авылында Данил Гыйләҗетдинов классташлары истәлегенә хоккей ярышлары оештырды, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы.

Ул көнне Борнак иле шугалагында кәшәкә тавышы белән бөтен авыл халкын үзенә дәшеп торды. Баксаң, анда олысы да, кечесе дә тимераякка баскан, тырышып-тырышып хоккей уйныйлар икән.

Авылның шәхси эшмәкәре Данил Гыйләҗетдиновның классташлары Рәдиф, Рәүфәт, Минсур истәлегенә оештырылган хоккей ярышы кубогы өчен көч сынаштылар алар. Биредә 2 көн буе 5 команда Борнак халкына бик матур уен күрсәтте. Инде җиңүчеләргә тукталып үтик: 4 нче урында - Карак-Серма командасы, 3 нче урында - авылның “ветеран” командасы, 2 нче урында - “авыл яшьләре” командасы. Ә инде 1 нче урын һәм кубокны елдагыча авылның “студентлар” командасы яулады.

Ахырдан уенга йомгак ясап, Данил Гыйләҗетдинов узенең теләкләрен әйтеп, җиңүчеләргә истәлек медальләре һәм кубок тапшырып, уенчыларны тәмле пылау белән сыйлады. Араларында булмаган классташларының Рәдиф, Рәүфәт, Минсурның әти-әниләре, туганнары һәм, гомумән, Борнак авылы халкы олы рәхмәтен белдерде. Шушы уен классташларына дога булып барсын, урыннары оҗмахта булсын, диелә Балтач районы газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр