ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Минзәлә кадетлары булачак офицерлар белән очрашты

11 гыйнвар 2017, 06:00 , Фото: menzela.ru

Минзәлә кадетлары булачак офицерлар белән очрашты Якташ егетләр Санкт-Петербургта һәм Пушкин шәһәрендәге Хәрби-диңгез политехник институтларында белем ала.

(Минзәлә, 11 гыйнвар, «Татар-информ», «Мензеля», Илсөяр Хаертдинова). Татарстанның Минзәлә шәһәрендә Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге кадетлар мәктәп-интернетында якташ егетләр - булачак ике диңгез флоты офицеры белән кызыклы очрашу булды. Санкт-Петербургта һәм Пушкин шәһәрендәге Хәрби-диңгез политехник институтларында беренче курсларда белем алучы Эмиль Ирмяков белән Булат Гатауллин хәрби дисциплинага өйрәнүче кадетларга хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре, абруе турында сөйләде. Аннары үзләре белем ала торган хәрби уку йортына керү мөмкинлекләрен аңлатып, уңышлары, казанышлары һәм планнары белән уртаклашты, диелә menzela.ru сайтында.

Мондый очрашу кадетларны канатландырып, күзләренә очкын элде. Һәркем хәрби кеше булмаса да, өлкән сыйныф укучылары погонлы кешеләргә карата хөрмәт һәм горурлык белән караячак, юкка гына, саклаучы булып тумыйлар, саклаучы булалар, димиләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр