ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – чиста социаль проект”
"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман районында күчмә утырыш уздыра
Шикәр чөгендере чәчүчеләр, шикәр заводлары быел зур керем ала алмаска мөмкин – министр
Якшәмбе кичендә Рәдиф Кашаповтан рок, фолк һәм скрипкалы концерт
Чаллының туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Милли музее вәкиллеге ачылачак

Авыл

Азнакайның Буралы авылында каз өмәсе татар милли йоласы шартлары буенча уздырылды

11 гыйнвар 2017, 02:00

Азнакайның Буралы авылында каз өмәсе татар милли йоласы шартлары буенча уздырылды Анда районның Эльвира Галиева җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы да катнашты, район хакимияте вәкиле кунак булып килде.

(Азнакай, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында каз өмәсе үтте, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.

Фәридә Шәйдуллина узган сезонда 20 баш казын бик яхшылап, аерым күңел җылысы биреп, назлап тәрбияләде. Өмә вакытында сынатмаска иде исәбе, казларың уңган, дип әйтүләрен ишетү үзе бер рәхәт бит. Һәм менә көннәрнең берендә Буралының уңган-булган кызлары, киленнәре аның ихатасына өмәгә җыелды. Районның Эльвира Галиева җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да килде анда. Милли йолабызны карарга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та авыл бәйрәменең хөрмәтле кунагы булды.

Кунакларны икмәк һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Бәйрәмнең күңелле мизгелләрен язып кына бетерерлек түгел. Урамда – җыр, музыка, гармунчылар... Җигелгән, бизәлгән пар атлар. Вакытында эшнең үзен куркытырлык итеп батырып эшли белгән апалар милли киемнәрдән каз өмәсенә җыелган. Үзләре җырлый, үзләре каз йолкый, канат сыдыра. Өстәлдә самавыр кайный, тәбикмәк пешеп тора. Бәйрәмгә килә алмаган апаларны да чишмәгә төшкәндә тәбикмәк белән сыйладылар. Ә чишмә буе үзе бер хозурлык! Яшь киленнәр каз юганда җырлы-биюле уеннар дәвам итте. Чәчәкле көянтәләргә юылган казларны элеп кайткан туташлар, ханымнарны күреп кем генә сокланмагандыр!

Казларның да, канат-каурыйларның да эше бергә бетеп барды. Каурый сыдырганда шаян сүзләр дәвам итте, истәлекләр яңарды. Чишмә буена төшкәндә каурыйларны тубалдан җилгә таратып, өмәчеләр бу ихатада казларның тагын да яхшырак уңуын, ә инде хуҗаларга сихәтлек, бәрәкәт теләделәр.

Бәйрәм Гамбәрия Закирова, Нәҗибә Мифтахова, Вәсимә Вәхриева әзерләгән мул табын артында дәвам итте. Каз итеннән дә, ат казылыгыннан да (Фәридә Шәйдуллинаның энеләре 27ләп баш ат асрый) авыз иттеләр. Дөньяның ыгы-зыгысыннан беразга гына булса да арындырып, чәкчәк остасы Фәридә ханым белән бергә Буралы халкы әнә шулай рәхәтләнеп эшләп ял итте, диелә Азнакай районы басмасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр