ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

Җәмгыять

Тарихи календарь: 11 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

11 гыйнвар 2017, 09:00

Тарихи календарь: 11 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә Бүген бөтен дөньяда “Рәхмәт” көнен бәйрәм итәләр.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). 11 гыйнвар нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

1844 елда Казанда беренче ятим балалар йорты ачыла.

11 гыйнварда рәссам-график Айдар Мансур улы Үтәгәновның тууына 70 ел (1947–2005).

1950 елда Баулы, Лаеш, Шөгер (1959 елның 12 октябрендә Шөгер районы бетерелә. Шуннан бирле Шөгер Лениногорск районына керә) район үзәкләре шәһәр тибындагы поселоклар итеп үзгәртелә.

2002 елда Түбән Кама Нефть эшкәртү заводының төп комплекс объектлары кулланышка тапшырыла.

Россиядә:

1700 елда Россиядә Византия календаре урынына Юлиан календаре кертелә. 7208 елның 31 декабреннән соң 1700 елның 1 гыйнвары башлана. Ел башы 1 гыйнварга күчерелә.

1917 елда Россия территориясендә беренче “Баргузинский” тыюлыгы ачыла. Бүген Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне.

1919 елда Совет Россиясендә гамәлгә Продразвёрстка кертелә.

Продразвёрстка (продовольственная развёрстка) илдә сугыш һәм икътисади кризис чорларында авыл хуҗалыгы продукциясен (азык-төлекне) планлы әзерләтү буенча дәүләт системасы. Продукция билгеләнгән мәҗбүри норма буенча дәүләт куйган бәядән тапшырылырга тиеш.

Дөньяда:

1922 елда 14 яшьлек канадалы Леонард Томпсонны диабет авыруыннан дәвалау өчен дөньяда беренче тапкыр инсулин кулланыла.

1962 елда җир шуышу, убылма (рус. оползень) нәтиҗәсендә Перуда 3 мең кешә һәлак була.

Бүген бөтен дөньяда “Рәхмәт” көнен яисә Бөтендөнья рәхмәт белдерү көне билгеләп үтәләр.

Туган көннәр:

Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши (1863-1936) – татар галиме, тарихчы, мөгаллим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе.

Казан өязенең (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Кече Салабаш авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

1874-1886 елларда Казанның Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә. 1889 елда Казан эшмәкәрләре бертуган Юнысовларның ятим мөселман балалары йортында укыта һәм шәһәрдә беренчеләрдән булып, җәдитчә укыту ысулларын кертә. 1895-1899 елларда Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәтендә казый булып эшли. Шул ук вакытта «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә укыта.

1932 елның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп, Архангельск өлкәсенә сөрелә. 1936 ел башында, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла.

1936 елның 7 августында вафат була. 

Нариман Сабитов (1925-1971) – композитор, дирижёр. Башкортстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе. Г.Сәләм, Салават Юлаев премияләре лауреаты. СССР композиторлар берлеге әгъзасы.

Нариман Гыйләҗетдин улы Сабитов Казанда, Татар драма театры артисты Гыйләҗ Сабитов гаиләсендә туа.

Беренче һөнәри милли композиторларның берсе буларак, театр, симфоник, камера-вокал, ансамбль өчен һәм хор музыкалары өлкәсендә эшли. Н. Сабитов башкорт һәм татар фольклорына мөрәҗәгать итеп, заманча һәм классик композицияләр иҗат итә. Татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә язылган 200 җыр һәм романс авторы.

Балет өлкәсендә хезмәтләре: «Буратино» (Уфа, 1960), «Гөлнәзирә» (Уфа, 1963), «Яратам сине, тормыш» (Уфа, 1967), «Айгөл иле» (Уфа, 1971). Камера-вокал әсәрләре: «Күзләреңә карыйм» (1965) һ.б. Камера-инструменталь әсәрләре: Фортепьяно һәм оркестр өчен концерт (1958) һ.б. Симфонияләре: Оркестр өчен «Героик поэма» (1950), Оркестр өчен «Ау» (1955), Оркестр өчен «Яулык турында поэма» (1961) һ.б.

Ул 1971 елның 9 июнендә вафат була. 

Бикмөхәммәтов Роберт Гата улы (1929-1995) - татар әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор. Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе.

Башкортстан АССРның Илеш районы Илеш авылында туа.

Беренче хезмәтләре 1948 елда басыла. 1956-1959 да СССР Фәннәр Академиясенең М.Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институтында эшли. 1962 дән Мәскәү университетының әдәбият тарихы кафедрасында укытучы, милли әдәбият секторы мөдире. Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Г.Тукай, Ш.Бабич, Ә.Фәйзи, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ә.Ерикәй, С.Хәким, М.Әмир иҗатларын өйрәнә.

Хезмәтләренең төп темасы — бөтендөнья мәдәнияте яссылыгында СССР халыкларының милли әдәбиятлары, әдәбиятларны өйрәнүдә тарихи-чагыштыру методологиясе, әдәбиятларның бер-берсенә йогынтысы закончалыклары. «Поэзиябезнең үлмәс чәчәкләре» (1960) китабы татар поэзиясенең күпгасырлы үсеш тарихына багышлана. Рус, татар, башкорт телләрендә яза. Кайбер хезмәтләре инглиз, немец, поляк телләрендә басылган.

Ул 1995 елның 28 августында вафат була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр