ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте
Парламентта халыкның Татарстанда сәгать поясын алыштыру турындагы мөрәҗәгатен карадылар
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла
Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай туган көне уңаеннан тантаналы чараларга чакыра
24 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

"Кышкы палитра" республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

10 гыйнвар 2017, 20:53

Һәр елны уздырылучы бәйгедә быел сәнгать мәктәпләреннән 70 укучы катнашты.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда һәр елны узучы республика «Кышкы палитра» бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә республика сәнгать мәктәпләреннән 70ләп 3-4 сыйныф укучылары катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Бәйге ике номинациядә үтте: станоклы композиция («концерт», «музыкаль тамаша») һәм яшь дизайнерлар өчен композиция. Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы методик үзәге һәм Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать көллияте оештырды.

Конкурсның географиясе киң – анда Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләреннән катнашучылар булды.

«Дизайнер композициясе» номинациясендә 3-4 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Казанның 6нчы сәнгать мәктәбеннән Ксения Галкина, икенче урынны 7нче сәнгать мәктәбеннән Анастасия Вдовина, өченче урынны 3нче сәнгать мәктәбеннән Батуль Кармуты яулады.

Өченче сыйныфлар арасында «Станоклы композиция» номинациясендә беренче урынга Казанның 4нче һәм 2нче сәнгать мәктәпләреннән Мария Осипова һәм Камилла Зарипова чыкты. Икенче урынны Казанның 10нчы һәм 1нче сәнгать мәктәпләреннән Михаил Евгеньев һәм Наилә Сафина бүлеште. Өченче урын 2нче сәнгать мәктәбеннән Регина Шәмиевага бирелде.

Дүртенче сыйныфлар арасында «Станоклы композиция» номинациясендә беренче урынга Әлмәтнең 1нче сәнгать мәктәбеннән Снежана Голубева, икенче урынга Казанның 6нчы сәнгать мәктәбеннән Эльмира Вәлиуллина, ә өченче урынга Казандагы 3нче сәнгать мәктәбеннән Софья Шрубенкова лаек булды.

Җиңүчеләргә бүләк итеп иҗат итү өчен тупланмалар тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10