ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ренат Ибраһимов гөнаһсыз китап язган
Ислам финанславын алга җибәрүдә KazanSummitы 2017 елның иң әһәмиятле вакыйгасы
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Яшь калуның сере ярата белүдә – Ренат Ибраһимов
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайты массакүләм ddos-hөҗүменә дучар ителде

Җәмгыять, Төп яңалыклар

10 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

10 гыйнвар 2017, 21:00

10 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Татарстанда җиләк үстерүчеләр кооперативы төзелә, Татар яшь тамашачы театрының яңа бинасы тиздән әзер булачак, Марат Бәшәров Казанда спектакль куячак.

Мордовиядәге “яулык” проблемасын социализация юлы белән хәл итеп була – Рушан Аббясов. Азюрка мәктәбендәге кебек проблемалар килеп чыкмасын өчен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзара тыгызрак аралаштырырга кирәк, дип саный имам.

Наилә Җиһаншина “яулык” проблемасы турында: Гардеробка бәйләнеп проблема хәл ителми. Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, хатын-кызны елатып эштән куу дөрес түгел, дигән фикердә.

Язучы Гүзәл Яхина: Нәселебезгә Гайсә хаҗи Мусин нигез салган. “Зөләйха күзләрен ача” китабы авторы Гүзәл Яхина зур ватман битенә шәҗәрәсен ясаткан.

Тәртип FM радиосы ябылырга мөмкин. Римзил Вәлиев һәм Марат Бикмуллин татар телле радионың ябылуы татар халкы өчен зур югалту булачагын билгеләп уздылар.

“Себер йолдызы - Татар егете” бәйгесендә җиңүче яшьләр автомобиль белән бүләкләнәчәк. Төмәндә X “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” төбәк бәйгесенә кастинг игълан ителде, анда башка төбәкләрдән дә татар кызлары һәм егетләре катнаша ала.

Ренат Әюпов: "Яңа бинада әле спектакльләр уйный алмыйбыз". Казанның Яшь тамашачы татар театрында эшләр төгәлләнеп килә, театр коллективы яңа бинага күчәргә әзерләнә.

Татарстан Президенты Казанда эре төзелеш объектларында булды. Рөстәм Миңнеханов "Казан ЭКСПО" күргәзмә комплексы, "М-14" торак комплексы һәм яңа зооботбакча төзелеше барышы белән танышты.

Җиләкне үстерү түгел, сату кыен — Юрий Селезнев. Татарстанда бакча җиләге, кура җиләге, карлыган, кара бөрлегән үстерүчеләр кооперативы барлыкка киләчәк.

Мәскәүдә һәм Казанда Марат Бәшәров катнашында "Югалган вәсыятьнамә" спектакле күрсәтеләчәк. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган спектакль – Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган проект.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр