ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ярым-ярты гына өйрәнеп, Тукайны сәхнәләштерергә ярамый – Мансур Ярмиев
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балаларга Тукай телен өйрәтү кыен – балалар бакчасы тәрбиячесе
Хәмдүнә Тимергалиева: Җыр - акча эшләү кәсебе түгел
Татар-инглиз гимназиясе директоры ришвәт алуда гаепләнә

Җәмгыять

Казанның 18нче сырхауханәсе республикада беренче "Дустанә сырхауханә" проектында катнаша

10 гыйнвар 2017, 20:27

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча тормышка ашырылучы проектның төп максаты – медицина ярдәменең үтемлеген арттыру.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның 18 нче хастаханәсе тәҗрибә рәвешендә “Дустанә сырхауханә” проектында катнаша. Бу проект Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла. Аның төп максаты – медицина ярдәменең үтемлеген арттыру. Аны тормышка ашырып, алдагы ике елда Татарстанда халыкка медицина хезмәтен күрсәтү, медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеген яхшырту өлкәсендә уңай якка зур үзгәрешләр, сырхауханәләрдә барысы өчен дә уңай шартлар күзәтелергә тиеш, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге проект участок терапевтларына язылуның нәтиҗәлелеген 30 процентка арттыруны, табибка керергә көтү вакытын 10 минутка киметүне, эш нәтиҗәлелеген 20 процентка күтәрүне, табиб профиленә карамаган эшләрне урта персоналга тапшыруны, авыруларны кабул итү вакытын 12 минуттан 15 минутка җиткерүне, сырхауханәләрдә шартларны яхшыртуны, авыруларга мөлаем мөнәсәбәт күрсәтүне таләп итеп куя.

Бу киң колачлы проектны беренчеләрдән булып тормышка ашыру барышында, Казанның 18 нчы сырхауханәсендә капиталь ремонт башкарылган. Ашыгыч хәлдә килгән авыруларга медицина хезмәте күрсәтү өчен дежур табиблар билгеләнгән. Шәфкать туташлары хәзер табиб бүлмәсендә түгел, ә медицина постында эшли. Иртәгә сырхауханәнең эшчәнлеге белән Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге танышачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр