ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ренат Ибраһимов гөнаһсыз китап язган
Ислам финанславын алга җибәрүдә KazanSummitы 2017 елның иң әһәмиятле вакыйгасы
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Яшь калуның сере ярата белүдә – Ренат Ибраһимов
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайты массакүләм ddos-hөҗүменә дучар ителде

Татар дөньясы

Яңа Чабаксарда Чуашстан татарларының "Милли мирас" фестивале узачак

10 гыйнвар 2017, 20:12 , Фото: urmai.ru

Яңа Чабаксарда Чуашстан татарларының Концертта төбәкнең танылган татар җырчылары, фольклор җыр һәм бию ансамбльләре катнашачак.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа Чабаксар шәһәрендә Чуашстан татарларының милли мирас фестивале узачак. 26 гыйнварда шәһәрнең “Химик” Мәдәният сараенда “Милли мирас” дип исемләнгән фестиваль оештырылачак, анда Урмай авылының данлыклы “Мишәр” халык фольклор-эстрада ансамбле дә катнашачак, дип хәбәр итә Урмай авылы urmai.ru сайты.

Концертта Яңа Чабаксарның “Ялкын” халык вокаль ансамбле, Шыгырдан авылыннан “Биләр” хореографик ансамбле, Комсомольск авылыннан “Островок” хореография ансамбле, танылган җырчы Фәридә, Илдус Шәйдуллин, Гөлнара һәм Наил Шәриповлар, Илнар Хисамов, Резилә Сиренеева, Азат Фәсхетдинов кебек башкаручылар, Яңа Чабаксардан саксофончы Хәйдәр Какаев чыгыш ясар дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр