ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Дин

Чаллының 5нче санлы хастаханәсендә мөселман һәм христиан гыйбадәт бүлмәләре ачылачак

10 гыйнвар 2017, 19:26 , Фото: ДУМ РТ

Чаллының 5нче санлы хастаханәсендә мөселман һәм христиан гыйбадәт бүлмәләре ачылачак Булачак намаз бүлмәсе 1 нче неврология бүлегенең икенче катында җиһазлана.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Чаллы шәһәрендәге 5 нче санлы хастаханәдә (элеккеге "КамАЗ" шифаханәсе) мөселманнар һәм христианнар өчен  гыйбадәт бүлмәләре ачарга әзерләнәләр. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов шифаханәдә булып бу эшнең барышы белән танышты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов белдергәнчә: “Хастаханә шәһәр һәм якын-тирә районнардагы кешеләргә хезмәт күрсәтә. Бездә даими рәвештә 600дән артык кеше 13 юнәлеш буенча дәвалана. Әлбәттә, авыруларның рухи ихтыяҗларын да канәгатьләндерү мөһим. Чөнки рухы нык кеше тән авыруларын җиңелрәк кичерә, авыруны тизрәк җиңә. Гыйбадәт бүлмәсенә дин тотучы үз хезмәткәрләребез дә йөрер дип уйлыйм. Табиблар арасында да намаз укучылар бар”.



Булачак намаз бүлмәсе 1 нче неврология бүлегенең икенче катында җиһазлана. Аның идәненә келәм җәелгән, диварга намаз укырга өйрәткән плакатлар ээленгән, дини әдәбият белән тәэмин ителгән. Янәшәдә генә комган куелган тәһарәтханә бар. 

Ә христианнар өчен гыйбадәт бүлмәсе 2 нче неврология бүлегендә әзерләнә.

Әлфәс хәзрәт баш табибка, аның ярдәмчеләренә бу юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Авыруларга палатада намаз уку кыенрак. Чөнки  кемгәдер уңайсызлык тудырырмын дип читенсенәсең, намазның бар шартларын үтәп булмый. Ә аерым бүлмәдә намаз уку җанга тынычлык бирә. Коръән уку мөмкинчелеге дә булачак. Ягъни гыйбадәт бүлмәсе авыруларга өстәмә бер таяныч,” - ди ул, һәм 5 нче хастаханә үрнәгенә шәһәрнең башка хастаханәләре дә иярер дигән ышанычын белдерә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр