ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Камил Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иртәгә "Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә укылачак
Йөзләгән мең палестиналы әл-Акъса мәчетенә эләгә алмаган
Уфада бүген "Чалма чәчәк көне" уздырылды

Хәвеф-хәтәр

Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгынны тикшерү мәгълүматлары билгеле булды

10 гыйнвар 2017, 19:37

Казандагы "Адмирал"дагы янгын буенча җинаять эшен тикшерүчеләр 697 зыян күрүчедән сорау алган.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанның «Адмирал» сәүдә үзәгендә чыккан янгын факты буенча кузгатылган җинаять эше тикшерүләренең эксклюзив детальләрен хәбәр итә. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булган, 74 кеше җәрәхәтләр алган һәм 673 кеше бу янгында мөлкәтен югалткан.

Шушы узган вакыт эчендә тикшерүчеләр 697 зыян күрүчедән сорау алган. Тикшерү барышында һәлак булучыларның җәсадларын 44 молекуляр-генетик экспертиза һәм зыян күрүчеләрдән 73нә экспертиза үткәрелгән. Шулай ук 120 тентү ясалган, төрле оешма һәм учреждениеләргә 300дән артык запрос җибәрелгән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү «Заря» җәмгыяте генераль директоры Гусейн Гахрамановны (бинаның фирма-арендаторы), аның ике урынбасары – Гюльгусейн Наҗафов һәм Николай Каенкинны, шулай ук бина хуҗасы – «Инвестиция төзелеш компаниясе» һәм «АС Менеджмент» идарә компаниясе генераль директоры Роберт Хәйруллинны оешкан төркем әгъзалары дип саный. Тикшерү буенча, аларның һәркайсы элеккеге «Урак һәм чүкеч» заводында ялган белешмәләр белән «Адмирал» сәүдә үзәген булдыруга көч куя. Моннан тыш, тикшерү барышында «Заря» җәмгыятенең 16 млн сумнан артык салым түләмәве ачыкланган.

Татарстан Төзелеш дәүләт күзәтчелеге инспекциясе белгече Галия Исаева «Адмирал»да бина реконструкциясендә факт тапса да, прокуратурага объектта зур төзелеш эшләре башкарылмаган дип ялган мәгълүматлар бирә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Гахрамановка кадәр бинаны арендага бер эшмәкәр хатын-кыз алырга тиеш булган. Аренда шартларын килешкәндә Роберт Хәйруллинга ул бинаны рәткә кертү өчен бер еллап вакыт китәчәген һәм ул 80 млн сумга төшәчәген әйткән. Хәйруллин кире каккан һәм бераз вакыттан аны Гахрамановка биргән. Шуннан соң, «Татар-информ» чыганагы мәгълүматы буенча, эшмәкәр хатын-кыз берничә тапкыр ремонт эшләре башкарырга кирәклеген Гахрамановның урынбасары Наҗафовка төшендерергә тырышкан.

Шулай әзерлексез килеш «Адмирал» һәр көнне зур күләмдә кешеләр кабул иткән. Бинаның эшләнеше исә тиз янып китүчән материаллардан булган. Грамоталы планировка һәм куркынычсызлык системасы булмау биредә янгын чыккач бинаның тиз арада тулысынча януы һәм ишелүенә китергән.

Кичә «Адмирал»дагы янгын буенча җинаять эшенең Киров районы судына тапшырылуы билгеле булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр