ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Камил Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иртәгә "Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә укылачак
Йөзләгән мең палестиналы әл-Акъса мәчетенә эләгә алмаган
Уфада бүген "Чалма чәчәк көне" уздырылды

Дин

Татарстан мөфтие "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләренә Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

10 гыйнвар 2017, 19:13 , Фото: ДУМ РТ

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәкертләргә Татарстан Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәндәге үзенчәлекләрне дә аңлатты.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашты. Мөфти һәр шәкерткә Татарстан Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәннең яңа басмасын бүләк итте һәм андагы үзенчәлекләрне аңлатты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Мәгълүм булганча, узган ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Коръәннең яңа басмасын 10 мең тираж белән, ә соңрак 15 мең данә тираж белән бастырды. Бу Коръәнне нәшриятка әзерлек эшләрен ике ел дәвамында нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръән-хафизлар алып барган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр