ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Татар дөньясы, Дин

Шыгырданда җиденче “Мөслимә” мәчетен төзергә бүрәнәләргә заказ бирелгән

10 гыйнвар 2017, 18:47

Шыгырданда җиденче “Мөслимә” мәчетен төзергә бүрәнәләргә заказ бирелгән Яз җиткәч тә мәчет территориясендә койма тотарга, бураны күтәрергә һәм җәй җиткәч мөселманнар өчен яңа мәчетне ачарга ниятлиләр.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Чуашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылында үткән елның көзендә нигез салынган җиденче “Мөслимә” мәчете төзелеше барышына багышланган җыелыш узды, дип хәбәр итә Чуашстан мөфтияте матбугат үзәге.

Чуашстан мөфтияте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җитәкчелегендә яңа мәхәллә советы әгъзаларын, “Гөлистан” мәдрәсәсендә оештырылган җыелышта, бүгенгә башкарылган эшләр турында мәхәллә рәисе Илдар Фәткуллов таныштырган. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытка мәчетнең фундаменты салынган, цоколь һәм беренче катлар төзелгән.

Мәчет бинасы бүрәнәдән булачагы мәгълүм: бүрәнәләргә заказ бирелгән. Төзелеш авыл халкының химая акчасына алып барыла. Татарларның үзенчәлекле борынгы стилендә төзелүче “Мөслимә” мәчете Шыгырданның яңа микрорайонында урнашкан. Биредә барлыгы 162 йорт булачак.

Җыелышта 2017 елда башкарылачак эш планы да расланган. Мансур хәзрәт Хәйбуллов сүзләренчә, мәчетнең бурасы март аена әзер булачак. Яз җиткәч тә мәчет территориясендә койма тотарга, бураны күтәрергә, моннан тыш җылыту котелы, тәһарәт бүлмәсе өчен бүрәнәдән аерым бер бина төзеп куярга планлаштырыла. Мәчетне җәйгә ачарга ниятлиләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр