ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Симферополь янындагы Дубки авылында мәчет төзи башладылар
Юлда иминлек саклау полициясенең кыскартуга эләгәсе экипажларын саклап калу җаен таптылар
Әлмәттә авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен мәйданчыклар оештырылачак
Миңнеханов: Татар зиратында кабер ташларын җимергән вәхшиләр әле дә суд каршына басмаган
Мөслимдә Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышланган әдәби кичә узды

Икътисад

Росстат 2016 елда бәяләре иң нык арткан азык-төлекләрне атады

10 гыйнвар 2017, 18:34

Иң нык үскән бәяләр атланмайга, сөткә, балыкка булган.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 2016 елда азык-төлеккә иң нык үскән бәяләр атланмайга булган: аңа бәяләр 20,5 процентка үскән, дип хәбәр итә Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат).

Майдан кала сөт һәм сөт ризыклары елына уртача 9,5 процентка кыйммәтләнгән. Балыкка һәм диңгез продуктларына бәяләр елына 8,6 процентка үскән, дип күрсәтелә Росстат хәбәрендә.

2016 елда шулай ук ярмалар һәм кузаклылар (6,4 процентка), алкоголь эчемлекләр (шулай ук 6,4 процентка), икмәк һәм икмәк ризыклары (5,9 процентка), макарон эшләнмәләре (4,5 процентка), көнбагыш мае (3,4 процентка), ит һәм кош ите (1,6 процентка) кыйммәтләнгән.

Шуның белән бергә 2015 елга караганда, тамыразыклар (6,8 процентка), шикәр һәм шикәр комы (6 процентка) һәм тавык йомыркасы (0,7 процентка) бәяләре кимегән.

Декабрь башында сөткә һәм кайбер сөт ризыкларына, шул исәптән яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр арту күзәтелгән. Эчә торган сөт, мәсәлән, 2016 елның ноябрь аена караганда 1,7 процентка, кыяр – 23,7 процентка, помидорлар 8,3 процентка арткан, дип белдерә Росстат.

Азык-төлек булмаган товарлардан иң кыйммәтләнгәне тәмәке (17,8 процентка) һәм аяк киеме (9,2 процентка), шулай ук тукымалар (7,6 процентка), трикотаж эшләнмәләр (7,5 процентка) һәм кием-салым (7,3 процентка) булган.

Декабрь аенда Кулланучылар бәясе индексы 100,4 процентны, ел башыннан – 105,4 процентны тәшкил иткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр