ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Авыл, Мәдәният

Әлки районында Кыш бабайлар белән Кар кызлары парадка чыкты

10 гыйнвар 2017, 23:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында Кыш бабайлар белән Кар кызлары парадка чыкты Авыллардан килгән гармунчылар паркка килүчеләрне биетеп торды, үзешчәннәр номерлар әзерләгән иде, коймак белән кайнар чәй дә тәкъдим ителде.

 (Әлки районы, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак бистәсе үзәк паркында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.

Яңа ел каршылап “арыган” халык бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Кыш бабайлар һәр авыл җирлегеннән килгәнлектән (аларның саны кырыктан артып китте!), бик кызыклы һәм күңелле тамашага әйләнде ул парад. Һәр Кыш бабай, һәр Кар кызы, авыл үзешчәннәре такмак, җыр, бәйрәм котлаулары да әзерләгән иде. Ә алып баручылар төрле уеннар оештырды. Шуңа да тамашачыларга өшеп-туңып торырга туры килмәде. Шунда ук кино челтәре хезмәткәрләре кайнар чәй белән коймак та тәкъдим итеп торды.

Тамашадан төрле җанварлар, әкият геройлары да калмаган иде (аларның күбесе балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре булып чыкты). Үзенчәлекле парадка килгән халык алар белән бик теләп фотога төште.

Бирегә килгән гармунчылардан Апактан Әсхәт Насыйбуллин, Иске Чаллыдан Касыйм Хәмзин, Татар Мулла авылыннан Гамил Гыйматдинов һәм башкалар күңелле көйләр уйнап, паркка килүчеләрне биетеп торды.

Шулай итеп, район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән әлеге тамаша яңа ел мәҗлесләреннән бераз арганнарга буыннарны язып, саф һава сулап, күңел ачып алу өчен бик тә урынлы булды, диелә Әлки районы хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр