ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Авыл

Җиләкне үстерү түгел, сату кыен — Юрий Селезнев

10 гыйнвар 2017, 17:48

Җиләкне үстерү түгел, сату кыен — Юрий Селезнев Татарстанда бакча җиләге, кура җиләге, карлыган, кара бөрлегән үстерүчеләр кооперативы барлыкка киләчәк.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда җиләк культуралары үстерү һәм сату белән шөгыльләнә торган кооператив оештыру планлаштырыла. Алар бакча җиләге, кура җиләге һәм карлыган, кара бөрлегән үстерү белән шөгыльләнәчәк.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республикадагы “Ягодная долина” оешмасының сәүдә бүлеге җитәкчесе Юрий Селезнев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кооператив Татарстанда җиләк үрчетү белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру һәм татарстанлыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан оештырыла.

“Хәзер безнең оешма карамагында 160 гектар җир бар. Кемдер җиләкләрне безнең территориядә, кемдер үз җирендә үстерерү мөмкинлегенә ия. Кооперативка керергә теләүчеләр сан ягыннан чикләнми. Әмма без теләсә кемгә ярдәм итәбез дигән сүз түгел. Сыйфатлы продукция җитештерергә теләгән, шуның белән янып яшәгәннәргә без һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер”, - диде ул һәм ел дәвамында кимендә 600 тонна бакча җиләге үстерергә дигән максат куелуын билгеләп үтте.

Кешеләр мондый бизнес белән шөгыльләнергә әзерме дигән сорауга Юрий Селезнев: “Әлбәттә, әзерләр. Без үзебез дә бу эш белән беренче ел гына шөгыльләнмибез. Яшел Үзән районында - 10 гектар чамасы, Әлмәт районында 100 гектардан артык мәйданда төрле җиләк культуралары утыртылган. Кайберәүләр бакча җиләге генә үстерергә тели. Кара бөрлегән үстерергә теләүчеләр дә бар”, - дип җавап бирде.

Сезонына 300 тонна чамасы җиләк культураларын җитештереп, эре сәүдә үзәкләренә, шул исәптән, Мәскәү кибетләренә дә юллый торган оешма үсентеләрне күпчелек Италиядән кайтарта. Алар белән хезмәттәшлек итәргә теләүчеләргә “Ягодная долина” вәкилләре үсентеләр белән дә, технологияләр ягыннан да ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады әңгәмәдәшебез.

“Кызганыч, Россиядә әле сыйфатлы үсентеләр җитештерергә өйрәнмәделәр. Италиядә исә бу өлкәдә күп еллык тәҗрибә бар. Шуңа да без үз төбәгебездә яхшы үсеп китә һәм мул уңыш бирә торган сортларны кайтартабыз”, - ди Юрий Селезнев.

Аның сүзләренчә, уңыш күп булган очракта, аны саклый торган заманча зур цех бар. Әмма безнең продукция сезонында ук сатылып бетә, дип белдерде компания вәкиле.

“Җитештерү кыен түгел, җиләкне сату кыен. Без исә фермерлардан алар җитештергән продукцияне күпләп сату бәясеннән сатып алырга әзер”, - диде Юрий Селезнев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр