ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистай районында 66 яшьлек ир-ат янып үлгән
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт кешесе машинасы белән бергә янган, дүрт бала ятим калган

10 гыйнвар 2017, 22:00 , Фото: МВД по Республике Башкортостан

Әлмәт кешесе машинасы белән бергә янган, дүрт бала ятим калган Ул Татарстаннан читтә юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

 (Әлмәт, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Татарстаннан бер кеше республикадан читтә юлда транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хәл Самара-Уфа-Чиләбе юлында Башкортстанның Туймазы районында булган. Фаразларга караганда, «Опель Астра» зур тизлектә «МАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариядән соң җиңел машинага ут капкан, рульдә булган 32 яшьлек ир кеше машина белән бергә янган. Кайбер чыганакларга караганда, шофер Әлмәттән булган. Аның дүрт баласы ятим калган, аларның икесе 2016 елда туган. Аянычлы үлемгә китергән вакыйганың сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып барыла, диелә “Әлмәт таңнары” газетасы хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр