ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Авыл

2017 елда колорадо коңгызы күп булырмы: галимнәр фаразы

10 гыйнвар 2017, 16:05

2017 елда колорадо коңгызы күп булырмы: галимнәр фаразы Әлеге бөҗәктән котылу өчен галим сыйфатлы агулар кулланырга киңәш итә

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Үсемлекләрне саклау Бөтенроссия институты галимнәре 2017 елда колорада коңгызына каршы чаралар күрү кирәк булмаска мөмкин дип фаразлый. Бу, беренче чиратта, Россиянең Төньяк-Көнбатыш өлешенә кагыла.

“Фермер.ру” сайты хәбәр иткәнчә, колорадо коңгызы, 2008 елдагы кебек үк, кризис кичерә. Бу 2016 елның җәе яңгырлы килү һәм туфракның артык дымлы булуы белән бәйле. Узган ел бәрәңге сабагы фитофтороза белән нык зарарланды һәм канат чыгарган яшь коңгызларны ризыктан мәхрүм итте. Алар кышын исән калмаска мөмкин , ди галимнәр.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнологияләре бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевски исә бу фикер белән килешми. Аның сүзләренчә, һава шартлары колорадо коңгызларына йогынты ясамый диярлек.

“Колорадо коңгызы өчен яңгырлы җәй каршылык тудыра дип уйламыйм. Начар шартлар булган очракта, ул җир астына, бик тирәнгә төшеп китә. Аңа салкын кышлар да куркыныч тудырмый, чөнки начар һава шартларын ул ни рәвешледер тоемлый һәм саклана”, - диде белгеч “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Ана коңгыз шул кадәрле күп йомырка сала ки, хәтта аннан чыккан коңгызларның 1 проценты гына исән калса да, популяция юкка чыкмаячак, ди галим.

Зенон Сташевски билгеләп үткәнчә, колорадо коңгызына каршы агуны күп күләмдә түгел, ә сыйфатлысын һәм нәтиҗәле итеп кулланырга кирәк. “Сибелгән агуның нәтиҗәсе түбән икән — димәк бу контрофакт. Бакчада бәрәңге үстерү һәм аны агулау бик үзенчәлекле. Чөнки һәр кишәрлек хуҗасы моны үзенчә, төрле препаратлар ярдәмендә башкара”, - ди ул.

Белгеч фикеренчә, бәрәңгенең сабагын түгел, ә утыртканчы, орлыкларын агуларга кирәк. Бу очракта коңгызларга каршы нәтиҗәле көрәшеп була. Орлыкларны агулау үсемлекләрне июль азагына кадәр сакларга ярдәм итәчәк, диде бүлек мөдире.

“Үсемлекләрне агулаганга караганда, орлыкларны агулау кеше организмына азрак зыян китерә, чөнки агу күләме кимрәк файдаланыла. Орлыктагы агу эреп бетә һәм бик аз күләмдә генә, тамыр системасы аша, үсемлеккә сеңә. Әмма ул яңадан тамырга “әйләнеп кайтып”, яңа яралган бәрәңге уңышына сеңми”, - дип аңлатма бирде Зенон Сташевски.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр