ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: Франция белән төбәкләр дәрәҗәсендә фикер каршылыгыбыз юк
Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, Чаллыда ике шәхси балалар бакчасы ябылган
Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә
Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар
19 - 25 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Авыл

Чирмешән районы Лашман авылының иң оста токаренә 60 яшь

6 гыйнвар 2017, 05:00

Чирмешән районы Лашман авылының иң оста токаренә 60 яшь Фәрит Гайнетдинов 42 ел кыру станогы “иярли”.

 (Чирмешән, 6 гыйнвар, "Татар-информ", Марат Гомәров). Чирмешәннән Фәрит Гайнетдинов 42 ел кыру станогы “иярли”.

Фәрит Вәгыйз улы хезмәт стажын Казанның “Радиоприбор” заводында башлый. Аннан туган авылына, Лашманга кайтып, әүвәл колхозда, соңрак “Чирмешәнагрохимия” оешмасында эшли. Бүген ул “Чирмешәнагро” җәмгыятендә алыштыргысыз белгеч. Январь аенда остага 60 яшь тула икән.

"Фәрит абый, ишетмәсә дә, нәрсә кирәген бик тиз аңлап, эләктереп ала. Техник яктан бик грамоталы, ясаган әйберләре заводныкыннан ким түгел. Тәҗрибле оста, әллә нинди генә катлаулы очракларда да эшнең әмәлен таба, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр