ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Хәвеф-хәтәр

Һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде

5 гыйнвар 2017, 15:51

Һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде Татарстанда машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда, һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте.

Чикләүләр һава торышы яхшырганга кадәр булачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе торак пунктлардан читкә чыгуда мөмкин кадәр тыелып торырга өнди. Машина йөртүчеләргә кыен юл-метеорологик шартларында куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итәрдәй тизлек сайларга кушалар. Бигрәк тә каршы як полосага чыкканда куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә. Җәяүлеләрдән юлны чыкканда аеруча игътибарлы булу сорала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр