ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов: Финанс авырлыкларга карамастан, Татарстанда күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды
Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды
Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный
Татарстанда һава торышы бозыла

Мәдәният

Разил Вәлиев: Быел чыккан “Тукай турында ядкарьләр” китабы - шагыйрьне яңадан ачу

31 декабрь 2016, 13:08 , Фото: Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев: Быел чыккан “Тукай турында ядкарьләр” китабы - шагыйрьне яңадан ачу Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тукайның 130 еллыгы уңаеннан республикада башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

 (Казан, 31 декабрь, "Татар-информ", Зилә Сафина). Татарстан Республикасында 2016 нчы ел Тукай елы дип игълан илгән иде. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев шагыйрьнең 130 еллыгы унаеннан башкарылган эшләр арасыннан “Тукай турында ядкарьләр” ике томлыгын шагыйрьне яңадан ачу дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында билгеләп үтте

Бирегә, шагыйрь турында цензура яки башка сәбәпләр аркасында, моңарчы басылмаган бик күп истәлекләр кергән. “Бу ике томлыкны укып чыкканнан соң, Тукайны өр-яңадан ачкан кебек буласың”, - ди язучы. Аның сүзләренә караганда,Тукайның энциклопедиясе дә әзер һәм озакламый бастырылачак.

Быел Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Габдулла Тукай әсәрләрен үз эченә алган алты томлык академик басма дөнья күргән. Шагыйрьнең 130 еллыгын Төркиядә дә игътибарсыз калдырмаганнар - беренче мәртәбә, Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, саллы “130 еллыкка 130 шигырь” дигән китап бастырганнар. Рәзил Вәлиев бу хакта: “Бу бит татар мәдәниятен, әдәбиятын дөньяга чыгару дигән сүз”, - дип билгеләп үтте һәм, гомумән, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыра башлавына сөенүен белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10