ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Татар дөньясы

Сызрань татарлары төзелеп килүче яңа мәчеттә Мәүлид бәйрәме үткәрде

29 декабрь 2016, 17:15 , Фото: azan-syzran.ru

Сызрань татарлары төзелеп килүче яңа мәчеттә Мәүлид бәйрәме үткәрде "Фәйзулла" мәчете төзелеп кенә килә: бинаның эчендәге эшләр төгәлләнмәгән, манара куелмаган, шуңа да карамастан, мөселманнар мәчетне үз итеп өлгергән.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ") Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендәге “Фәйзулла” дип исем кушылган яңа мәчеттә шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме үтте. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) туган көненә багышланган бәйрәмгә Сызраньнан гына түгел, күрше районнардан да кунаклар җыелды. Бәйрәм Ринад Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге җирле Татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр ителә мохтариятнең рәсми tatsyz.ru сайтында.

Мөселман җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә бу көнне Татар милли-мәдәни мохтарияте исеменнән, татар мәдәниятен һәм мөселман дини традицияләрен саклауга зур өлеш керткән өчен, истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Бүләкләнүчеләр арасында “Фәйзулла” мәхәлләсе Советы рәисе Эльдар хаҗи Камалетдинов, Тәүфикъ хәзрәт Бикбаев, “Фәйзулла” мәчете имамы Мәгъсүм хәзрәт Абдуллин һәм башка затлар бар.

Бәйрәмдә яшьләр, 7-15 яшькәчә балалар да күп катнашкан. Әйтергә кирәк, “Фәйзулла” мәчете бүген төзелеп кенә килә, бинаның эчке ягындагы эшләр төгәлләнмәгән, манара куелмаган. Шуңа да карамастан, мөселманнар мәчетне инде үз итеп өлгергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр