ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Авыл

Азнакайда яңа ел алдыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

27 декабрь 2016, 05:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда яңа ел алдыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды Иркәләп кенә тәрбияләп үстергән хәләл каз-үрдәкләребезне бик теләп алалар, сатучыга да, сатып алучыга да уңайлы бит, диләр ярминкәдә катнашучылар.

 (Азнакай, 27 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Татарстанның Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен уздырыла. Анда авыл хуҗалыклары терлек ите, бөртек алып килсәләр, җирле җитештерүчеләребез үз шәхси хуҗалыкларында үстерелгән кош-корт ите, яшелчә, җиләк-җимеш, бал һәм башка азык-төлек белән сату итә. Кыскасы, ярминкәдә җаның ни тели, бар да бар. Үзеңнеке сыйфатлы да, файдалы да, тәмле дә шул. Яз-көз бакча эшләре чорында аларда тирескә кадәр була, диелә районның “Маяк” газетасында.

Яңа ел алдыннан бәйрәм ярминкәсе аеруча күркәм үтте. Күңелләрне җилкендереп төрле көйләр яңгырады, тирә-юньгә шашлык исе таралды. Чалпылылар ачык һавада чаҗ-чоҗ коймакны пешерә-төшерә торды, ә бәйрәмгә килүчеләр кайнар чәй белән сыйланды. Киштәләргә симез, чиста каз-үрдәк түшкәләре, тавык, бал, яшелчә, җиләк-җимеш тезелде.

Сарлы авылыннан Таһирә Усманованың: “Иркәләп кенә тәрбияләп үстергән хәләл каз-үрдәкләребезне бик теләп алалар. Сатучыга да, сатып алучыга да уңайлы бит, - диюен һәркем хуплый. - Әле менә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та килгән иде. Аларга халыкка шундый уңайлыклар тудырганнары өчен рәхмәтләремне әйтеп калдым”.

Ел әнә шулай ярминкәләргә бик бай булды. Ярминкә – муллык бәйрәме ул. Киләсе елга да ярминкәләребез гөрләсен, өстәлләребез сыйфатлы һәм файдалы ризыклардан сыгылып торсын, диелә Азнакай районыннан алынган язмада.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр