ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Татарстан мәчетләрендә авиаһәлакәттә мәрхүм булганнарның рухына дога кылачаклар

26 декабрь 2016, 10:33

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашты.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”) 25 декабрьдә Сочи янында Кара диңгез өстендә булган авиаһәләкәттә 92 кешенең гомере өзелде һәм бу уңайдан бүген Россиядә мәтәм көне игълан ителде. Фаҗигале хәлгә бәйле бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә өйлә намазыннан соң мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укылачак һәм Аллаһыдан рәхим-шәфкать, исәннәргә сабырлык, мәрхүмнәрнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, гөнаһларын кичерүне сорап, алар рухына дога кылыначак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Көн дәвамында Диния нәзарәтенең “Азан” радиосында да Изге Коръән аятьләре яңгыраячак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук мөселманнар һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашты. “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге авиаһәлакәт корбаннарының гаиләләре һәм якыннары тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә сезгә әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен! Татарстан мөселманнары да мәрхүм булганнар рухына дога кыла һәм алдагы көннәребездә һәрбарчабызны да мондый зур сынаулардан, югалтулардан саклавын сорый! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, - диелә мөфти кайгынамәсендә.

Әлеге очкыч бортында Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, хәрбиләр, журналистлар һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Елизавета Глинка булганы мәгълүм.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10