ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Җәмгыять

“Бердәм Россия” партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе сәркатибе сайланды

20 декабрь 2016, 23:00 , Фото: chuprale-online.ru

“Бердәм Россия” партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе сәркатибе сайланды Җирле бердәмроссиялеләр соңгы 4 елда башкарган эшләрен барлады.

 (Чүпрәле, 20 декабрь, “Татар-информ”, “Туган як”, Гөлия Фәизова). Татарстанның Чүпрәле районы Башкарма комитетның Актлар залында “Бердәм Россия” партиясе Чүпрәле җирле бүлекчәсенең XXII конференциясе булды. Анда 2012 елның 22 ноябреннән алып 2016 елның бүгенге көненә кадәр башкарылган эшләр турында сүз алып барылды, шулай ук, җирле бүлекчәнең сәркатибен сайлау, бердәмроссиялеләрнең якындагы чорга максатлары һәм бурычлары кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Бу хакта районның “Туган як” газетасы хәбәр итә.

Конференция эшендә “Бердәм Россия” партиясе Чүпрәле җирле бүлекчәсе сәркатибе, район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.

“Бердәм Россия” партиясенең район җирле бүлекчәсендә 1274 питрәчле булып, алар 22 башлангыч бүлекчәгә берләшкән. 2016 елда исә бердәмроссиялеләргә тагын 30 кеше кушылган.

Район җирлегендә партиянең эшчәлеге, башкарылган эшләре турында җирле бүлекчә сәркатибе урынбасары Алексей Сарафанов: “Районда халыкның тормыш хәлен яхшырту буенча зур күләмдә эш алып барыла. Аларның күбесе төрле федераль, республика программалары аша тормышка ашырыла, - дип искәртте. - Мәгариф, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, өлкәннәргә игътибар күрсәтү, төрле социаль һәм башка мөһим объектларның төзелүе, төзекләндерелүе һәм башка күркәм эшләр буенча партия проектларының ничек тормышка ашырылуына безнең районда да мисаллар күп. Соңгы вакытта райондашларыбызны “Чиста су” программасы аша сыйфатлы су белән тәэмин итү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Бүген 11 авыл җирлегендә әлеге программа тормышка ашырылган дип әйтергә дә була”. Шулай ук, ул чүпрәлеләрнең илебездә үткән мөһим сәяси вакыйгаларда – сайлауларда актив катнашуларын әйтеп үтте. Киләчәктә дә эшлисе эшләрнең барлыгын һәм аларны бердәм рәвештә генә башкарып булачагына игътибарны юнәлтте.

Көн тәртибендә каралган мәсьәләнең тагын берсендә - “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе сәркатибе вазифасына ике кандидатура - район башлыгы Александр Шадриков һәм Иске Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов күрсәтелде. Әлеге вазифага Александр Шадриков бертавыштан сайланды. Шулай ук, конференциядә партиянең җирле бүлекчәсенең сәяси советы, җирле контроль комиссиясе, Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясенә делегатлар сайланды.

Конференция эше бердәмроссиялеләрнең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру тантанасы белән тәмамланды, диелә Чүпрәле районыннан алынган хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр