ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Татар дөньясы

Уфа яшьләре икенче татарча квартирникка җыела

14 декабрь 2016, 14:02

Уфа яшьләре икенче татарча квартирникка җыела Яңа елга багышланган кичәгә Кыш бабай Казаннан бүләкләр алып кайткан, дип хәбәр итә оештыручылар.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Уфаның татар яшьләре “Аулак” татарча квартирник кичәләрен дәвам итә. Аның чираттагысы 16 декабрьдә “Goodzone” антикафесында үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручыларның берсе Җәмилә Зарипова.

Уфада “Аулак” кичәсенең беренчесе ноябрь аенда узган иде. Анда талантлы яшьләргә үз шигырьләрен, җырларын башкарырга, музыка уен коралларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.

Чираттагы татарча квартирник якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышлана. Махсус кунаклар булып Кыш бабай белән Карсылу чакырыла, алар шушы кичә өчен Казаннан бүләкләр алып кайткан, дип игълан итә оештыручылар. Үткән кичәдә кебек, бу юлы да “Ачык микрофон” проекты кысаларында, һәркем яшьтәшләрен үз иҗаты белән таныштыра алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр