ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Россия төбәкләре башлыкларыннан Миңнеханов - иң күп өземтә китерелгән блогерларның берсе

13 декабрь 2016, 17:22

Массакүләм мәгълүмат чараларында блоглардан өземтә китерү рейтингында беренче урында – Чечня башлыгы.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Ноябрьдә Россия төбәкләре башлыклары арасында иң күп өземтә китерелгән блогерлар булып Рамзан Кадыйров (Чечня), Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе) һәм Рөстәм Миңнеханов (Татарстан) санала. “Медиалогия” компаниясе шундый белешмә китерә.

Компаниядә аңлатуларынча, рейтинг-биткә тикшеренү уздырылган вакытта (2016 елның ноябре) Россия төбәкләренең үз блогларын алып барган гамәлдәге башлыклары кергән. Рейтинг төзү өчен губернаторлар блогларыннан массакүләм мәгълүмат чараларында өземтәләр китерелү исәпкә алынган. Аерым алганда, массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов блогларында “КАМАЗ-Мастер” командасы белән очрашуы турында язмалардан өземтәләр бирелгән. Республика лидеры фотосурәтләрне Instagram битенә урнаштырган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10