ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны төзекләндерәләр
Халыкны, сулыктан бигрәк, һава сыйфаты борчый – табигатьне саклау прокуроры
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
Татарстанда халык күпләп җыела торган биналарда 1500гә якын хилафлык теркәлгән
23 - 29 апрель көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Татар дөньясы

Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә балалар Муса Җәлил шигырьләрен укыды

13 декабрь 2016, 07:32 , Фото: ng-74.ru

Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә балалар Муса Җәлил шигырьләрен укыды Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлилгә багышланган иҗади бәйгенең муниципаль этабы төгәлләнеп килә.

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен иң сәнгатьле итеп укучылар бәйгесенең муниципаль этаплары төгәлләнеп килә. Өлкәнең Татар конгрессы тарафыннан ел саен оештырылучы иҗади бәйге күптән түгел Еманжелинск районында узган, дип хәбәр итә шәһәрнең “Новая жизнь” газетасы.

Быел Еманжелинскида бу бәйгедә 60 бала катнашкан. Бәйге елдан-ел популярлаша бара, беренче тапкырында анда 30 бала катнашуын хәтерлиләр. Муса Җәлил шигырьләрен бу юлы 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче, 9 нчы, 15 нче, 16 нчы мәктәпләр һәм “Радуга” Балалар иҗаты үзәге укучылары укыган. Бәйге 1-4 сыйныфлар, 5-7 сыйныфлар, 8-9 һәм 10-11 сыйныфлар арасында үткәрелә. Укучыларның күбесе Муса Җәлил шигырьләрен русчага тәрҗемәдә сөйләгән. Өч катнашучы гына татар телендә чыгыш ясаган. Бәйге программасын Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Ирек Сабиров рәислегендәге жюри бәяләгән. 

Район этабында җиңүчеләр киләсе елда өлкә күләмендәге бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Ул якынча 18 һәм 25 февральгә планлаштырыла. Һәр номинациядә беренче урынны яулаучылар Казанга сәяхәт белән бүләкләнәчәк. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10