ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Мәдәният

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Рим Хәсәнов һәм Расих Ханнанов җырлары яңгыраячак

11 декабрь 2016, 12:24

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Рим Хәсәнов һәм Расих Ханнанов җырлары яңгыраячак Язучы һәм драматург Расих Ханнанов быел үзенең 85 яшен бәйрәм итә.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”) 11 декабрьдә Мәскәүдә композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Рим Хәсәновның иҗат кичәсе узачак. “Җырлы гомер” дип аталган кичәдә язучы һәм драматург Расих Ханнанов белән берлектә иҗат ителгән җырлар яңгыраячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Ханнанов быел үзенең 85 яшен бәйрәм итә. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә үтәчәк концертта популяр татар һәм башкорт җырларын Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы Наилә Фатыхова, Роза Хәбибуллина, мәдәни үзәк коллективлары, “Ак тирмә” Башкорт мәдәни үзәге җырчылары башкарачак.

Фойеда Уфа рәссамнары күргәзмәсе оештырылачак. 


 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр