ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Дин

Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтәчәк

11 декабрь 2016, 09:45

Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтәчәк Болгарда дүртенче мәртәбә оештырылучы Мәүлид бәйрәмендә дин әһелләренең һәм рәсми затларның чыгыш ясаулары каралган.

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”) 11 декабрьдә Татарстанның Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттә Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме уздырыла. Ахшам намазыннан соң башланачак бәйрәм чарасында Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Болгарда дүртенче мәртәбә оештырылучы Мәүлид бәйрәмендә дин әһелләренең һәм  рәсми затларның чыгыш ясаулары каралган. Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, Пәйгамбәрне олылаган салаватлар әйтү көтелә. 

2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Пәйгамбәрнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән  "туу" дигәнне аңлата. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдакалар өләшә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр