ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша
Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

Фән һәм мәгариф

Азнакайда “Сәләт” клубы ачылды

9 декабрь 2016, 20:00

«Сәләт-Азнакай» клубы әгъзалары – актив тормыш позициясе булган, максатчан, кызыксынучан яшьләр.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай мәгариф һәм яшьләр идарәләре ярдәмендә 4 нче лицей базасында «Сәләт-Азнакай» клубының рәсми ачылу тантанасы узды. Яшьләр үзгендә оештырылган бу чарада шәһәрнең барлык балалар иҗтимагый берләшмәләре, “Сәләт”нең Болгар, Яшел Үзән, Аксубай, Самара клублары вәкилләре катнашты дип хәбәр итә http://www.aznakaevo-rt.ru

Беренче өлештә республикадагы балалар иҗтмагый оешмалары, “Сәләт”нең республика хәрәкәте эшчәнлеге белән танышу булды. Аннын соң интеллектуаль уен үткәрелде. Анда 4 нче лицей командасы беренчелекне яулады.

Кунаклар 4 нче лицейда булып, районда әлеге хәрәкәтнең үсеше турында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.

Лицейда «Сәләт-Азнакай» клубы эшчәнлеге быел яз башланды. Октябрь аенда әкияти көзге бал үтте. Ул Сәләт гимныннан башланды. Балалар Түбәтәй», «Смайликлар», «Эпизод», «Танылган шәхесләр», «Мяу-мяу-мяу», «Ипподром» кебек кызыклы уеннарда бик теләп катнаштылар.

Ноябрь аенда Азнакай Балалар иҗат үзәгендә Әдип Әлмир кубогына III Республикакүләм шахмат турнирының район этабы узды. Анда 30 лап сәләтле һәм актив бала катнашты.

Өченче чирек башында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының мәктәп этаплары башланачак.

«Сәләт-Азнакай» клубы әгъзалары – актив тормыш позициясе булган, максатчан, кызыксынучан яшьләр. Буш вакытларында музейларга йөриләр, белемгә омтылалар, башкалар белән дә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Клуб командасы яшьләр өчен уздырылган «Битва за Севастополь» Бөтенроссия волонтерлар квестында 3 нче урынны яулады.

Безнең планда – "Сәләт-Әлмәт" клубы белән очрашу .

– Мин «Сәләт-Азнакай» аланында 3 тапкыр сәлкеш булдым. Сәләт – яңа танышулар, яңа белем һәм зур тәҗрибә ул. Бүгенге көндә мин үземнең тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Иҗтимагый тормышта катнаша алуым өчен Сәләткә рәхмәтлемен! – ди “Сәләт-Азнакай” клубы рәисе Булат Гаптуллин.
Эльвира Рәфыйкова, 4 нче лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10