ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Мәдәният, Татар дөньясы

Тукайның иң яшь замандашларының берсе Кәрим Рәшидовка багышланган китап дөнья күрде

9 декабрь 2016, 12:16

Тукайның иң яшь замандашларының берсе Кәрим Рәшидовка багышланган китап дөнья күрде Хезмәтнең авторы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Доларис Галләмова.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Татарстан Республикасы Милли музеенда “Кәрим Рәшидов (Җаманаклы): ил тарихында исеме. Кырым – Казан – Алабуга” исемле китапны тәкъдим итү чарасы узды. Чара Габдулла Тукай музее тарафыннан оештырылган. Хезмәтнең авторы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Алабуга тарихи-мәдәни һәм сәнгать музеена нигез салучы Доларис Галләмова. Ул китапның төп герое – кырымтатар мәдәниятендә танылган шәхес – шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Рәшидов (Җаманаклы) турында тәфсилләп сөйләде.

Китап Кәрим Рәшидовның (1905-1965) тууына 110 ел тулуга багышлап чыгарылган. Әйтергә кирәк, XX гасырда Татарстан һәм Кырым мөнәсәбәтләре тарихында Кәрим Рәшидов исеме зур роль уйный. Җаманаклы тәхәллүсе астында ул Кырымга, Казанга, бөтен татар дөньясына таныла. Кәрим Рәшидов Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Кави Нәҗми, Муса Җәлил белән якыннан таныш, Таҗи Гыйззәт, Салих Сәйдәшев белән дустанә мөгамәләдә була. СССР Язучылар берлеге әгъзасы булып, ул делегат сыйфатында илнең язучылар оешмасының I корылтаенда (1934) катнаша. Казанда Рәшидов кандидатлык диссертациясен яклаган. Татарстанда аның иң яхшы шигъри әсәрләре, әдәби мәкаләләре, очерклары басылган. Кәрим Рәшидовның Көнчыгыш халыклары әдәбияты һәм мәдәниятен яхшы белүен билгеләп узарга кирәк. Рус, татар теленнән тыш, ул үзбәк, кыргыз телләрен белгән, төрек телендә җиңел аралашкан.

Китапны шартлы төстә өч өлешкә бүлеп карарга була. Беренче өлеше Җаманаклының 1930 елдан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Кырым һәм Татарстанның әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре арасында “күпер” төзүенә багышлана. Хезмәтнең икенче өлеше Бөек Ватан сугышы герое, очучы, Советлар Союзының икеләтә Герое Әмәт-Хан Солтан турында. Бу шәхеснең гаҗәеп язмышы Җаманаклының китапларында, шигырьләрендә дә чагылыш тапкан. Өченче өлештә Җаманаклының язмышында Алабуга роле турында бәян ителә.

Доларис Галләмова китапны язу шактый катлаулы булганын, анда иске кырым, латиница, татар, рус телләрендә дә материаллар кулланылганын, версткалаучыга да авыр булганын билгеләп узды. Автор Татарстан һәм Кырым язучыларының дуслыгына илнең язучылар оешмасының I корылтаенда нигез салынуын билгеләп узды. “Кәрим Рәшидовның бай мирасында бу хакта хатирәләр бар. Беренчесе Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләргә багышланган “Галимнәр һәм әдипләр дөньясында” һәм икенчесе “Без Казанда кайнадык” дип атала. Боларны укып, татар язучылары белән очрашуларның Кәрим Җаманаклының күңелендә нинди тирән эз калдыруы күренә. Галимҗан Ибраһимов Ялтада озак дәваланганын беләбез, менә шул вакытта алар арасында бик җылы мөнәсәбәтләр булган”, - дип белдерде Доларис Галләмова. Аның әйтүенчә, ул елларда Татарстан һәм башка республикалардагы язучылар, милли интеллигенция вәкилләренең үзара тыгыз элемтәсе аша төрле республикаларның әдәбият үсеше кайгыртылган. Доларис Галләмова татар язучылары Кырымга барып кайтканнан соң, аларның бер-берсенең иҗатын өйрәнү, әсәрләрен тәрҗемә итү башлангычы туганын билгеләп узды.

“Без Казанда кайнадык” материалы игътибарга лаек. Аны ике төрле мәгънәдә аңлап була: бер караганда, язучыларның Казанда үсеш алуы күздә тотыла”, - дип, Доларис Галләмова Татарстанның алдынгы язучылары, шул исәптән Тукайның Җаманаклыга йогынтысы зур булганын шәрехләп үтте. Кәрим Рәшидовны Тукайның иң яшь замандашы дип әйтергә була.

“Кәрим Рәшидов Тукай иҗатына зур урын биргән. Бу поэмалар да, шигырьләр дә, башка шагыйрьләр, язучылар белән чагыштыруга корылган әдәби күзәтү дә. Ул башкалар белән чагыштырып, Тукайның тоткан урынын, аның Кырымның яшь шагыйрьләренең иҗади эзләнүләренә йогынтысын күрсәтергә тырышкан”, - диде автор. Тукайның Җаманаклы иҗатында тоткан урыны турында сөйләүне дәвам итсәк, 1943 елда Тукайның үлеменә 30 ел тулган елда Җаманаклы “Тукай – шигърият йолдызы” исеме астында күләмле әдәби мәкаләсен бастыра.

Чыгышын тәмамлап, Доларис Галләмова Тукай турындагы рус һәм татар телләрендә шигырьләрне укып үтте.

Филология фәннәре докторы, профессор Тәлгать Галиуллин Кәрим Рәшидовның үз язмышында уйнаган роле турында сөйләде. Ул Җаманаклы белән очрашуны үзе өчен хәлиткеч вакыйга булуын әйтте. 1965 елда республиканың Язучылар берлеге идарәсе, СССР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтының кече фәнни хезмәткәре булган Тәлгать Галиуллинны, Алабуга педагогика институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдиренең 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Алабугага җибәрә. Кафедра мөдире нәкъ менә Кәрим Рәшидов булган. Менә шунда таныша алар. Соңрак Тәлгать Галиуллин Җаманаклы киңәше белән Алабугада да эшли. Тәлгать Галиуллин, шулай ук, Доларис Галләмованың архивы бай булуын, аның бик эчтәлекле мәгълүматлар туплау осталыгын билгеләп үтте.

Кичәдә, шулай ук, Кәрим Рәшидовның Алабудага яшәүче кызы Фәридә Рәшидова-Быкова, Галимҗан Нигъмәтинең кызы филолгия фәннәре докторы Йолдыз Нигъмәтуллина чыгыш ясады.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр