ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Җәмгыять

2017 елда чит ил паспортын ясату утыз процентка арзанракка төшәчәк

5 декабрь 2016, 07:03 , Фото: РИА «Оренбуржье»

2017 елда чит ил паспортын ясату утыз процентка арзанракка төшәчәк Ләкин бер шарт бар – гаризаны дәүләт хезмәте порталы аша бирергә кирәк.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алу хакы 30 процентка кимиячәк. Ләкин бер шарт бар – аларга гариза дәүләт хезмәте порталы аша бирелергә тиеш. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Бүген ун елга исәпләнгән чит ил паспортын ясату 3,5 мең сумга төшә. Дәүләт пошлинасын түләгәндә, ташламалар турындагы яңа законнар нигезендә, әгәр 2017 елда чит ит паспортын ясату өчен гаризаны электрон рәвештә тапшырсаң, мең сумнан чак кына күбрәк ташламага өметләнергә мөмкин.

Төбәк хезмәтләренә килгәндә, аларга ташламаны җирле хакимият үзе билгеләргә тиеш. Ләкин монда бер проблема туа – бөтен төбәкләрдә дә онлайн-сервислар яхшы эшли дип әйтеп булмый. Шул сәбәпле, якын вакытта төбәкләрнең порталларын федераль ресурска тоташтыру карары кабул ителгән.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр