ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Балтачта ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын барладылар

2 декабрь 2016, 08:00

Балтачта ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын барладылар Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). 29 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Бу хакта районның "Хезмәт" газетасы яза.

Әлеге утырыш район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә узды. Утырышта «Хокук саклау органнарының 2016 елда коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгыш ясады. Ул районда коррупциягә каршы көрәш буенча башкарылган тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм җинаять җаваплылыгына тартылган затлар белән таныштырып үтте.

«Муниципаль бюджет учреждениеләрендә коррупцион хокук бозулар турында сүз РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Арча районара тикшерү бүлеге хезмәткәре Ислам Әхмәтшинга бирелде.

«Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органннарында, муниципаль бюджет учреждениеләрендә бюджет акчаларының рациональ һәм максатчан тотылышын, финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү буенча эчке муниципаль финанс контрольнең эшчәнлеге турында" район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгыш ясады.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан, районыбызда коррупциягә каршы сәясәтне тагын да үтемле итү максатыннан, Балтач район прокуратурасына, район эчке эшләр бүлегенә, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштырырга, коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне бетерү һәм аның чагылышына ярдәм итә торган шартларга каршы көрәшне ныгытырга, утырышта яңгыраган барлык фикер-тәкъдимнәрне алдагы эш барышында исәпкә алырга дигән бурыч куелды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр