ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Мәдәният

«Яңа татар пьесасы-2016» конкурсында катнашучы пьесалар мәгълүм булды - исемлек

30 ноябрь 2016, 21:09

«Яңа татар пьесасы-2016» конкурсында катнашучы пьесалар мәгълүм булды - исемлек Конкурста татар телендә иҗат ителгән 58 пьеса катнаша.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының сайтында 11нче мәртәбә уздырылучы, татар театрының 110 еллык юбилеена багышланган “Яңа татар пьесасы”конкурсының катнашучылары исемлеге урнаштырылды. Бәйгедә татар телендә иҗат ителгән 58 пьеса катнаша.

«Яңа татар пьесасы-2016» конкурсына җибәрелгән пьесаларны жюри рәисе – Искәндәр Гыйләҗев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Айгөл Габәши, Резедә Гарипова, Әлфәт Закирҗанов, Нияз Игъламов, Эльвира Камалова, Гүзәл Сәгыйтова, Гөлшат Фәттахова, Миләүшә Хәбетдинова, Илдар Хәйруллин, Нурания Җамали, Илфир Якупов бәяләячәк.

Конкурс ике елга бер мәртәбә уздырыла, ике этаптан тора. Беренче этапта ((2016 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм икенче этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-исемлек төзиләр. Икенче этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели. Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнә.

2003 елдан алып, әлеге конкурсның нәтиҗәсе буларак, лауреат исеменә лаек булган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 30га якын әсәр инде татар театрлары сәхнәләрендә дөнья күрде. Җиңеп чыккан һәм махсус бүләкләргә лаек дип табылган пьесалардан торган 12 томлык альманах басылды, томнарга 90нан артык әсәр керде.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы.

“Яңа татар пьесасы-2016” конкурсында катнашучылар исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр