ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Мәдәният

Камал театры артистлары Яңа елдан соң Чаллы һәм Түбән Камага гастрольләргә бара

29 ноябрь 2016, 18:13 , Фото: kamalteatr.ru

Камал театры артистлары Яңа елдан соң Чаллы һәм Түбән Камага гастрольләргә бара Февральдә узачак гастрольләр афишасында биш спектакль, шуларның өчесе – премьера.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") 2017 елның 14-21 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының традиция буенча, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләре узачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гастрольләр афишасында биш спектакль, шуларның өчесе – премьера. Чаллыда спектакльләр "Энергетик" Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк. 14 февральдә Чаллы тамашачысына "Диләфрүз - Remake" (Туфан Миңнуллин әсәре), 15-16 февральдә "Бармы ришвәттән дәва?.." (Зөлфәт Хәким), 17 февральдә "Сөясеңме, сөймисеңме..." (Флорид Бүләков), 18 февральдә "Җилкәнсезләр" (Кәрим Тинчурин), 20-21 февральдә "Көтәм сине..." (Илгиз Зәйниев) әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

Түбән Кама шәһәрендәге Халык иҗаты йортында 19 февральдә Г.Камал театры артистлары "Көтәм сине..." спектаклен куячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр