ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Фән һәм мәгариф

КНИТУ - КХТИ Казанга Идел буе һәм Урал вузлары халык коллективларын җыйды

28 ноябрь 2016, 20:11

КНИТУ - КХТИ Казанга Идел буе һәм Урал вузлары халык коллективларын җыйды Татарстан башкаласында Халыкара толерантлык көне уңаеннан халыклар дуслыгы фестиваленең вузара гала-концерты узды.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Халыкара толерантлык көне уңаеннан Казан илкүләм  тикшеренү технология университетының Халыклар дуслыгы клубы вузара XXVII Идел буе халыкара дуслык фестивале гала-концертын оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге чара «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР вузлары ректорлары советы, Татарстан халыклары ассамблеясы ярдәмендә оештырылды.

Гала-концертта Татарстаннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Чувашиядән, Марий Эл һәм Мордовиядән 20дән артык коллектив чыгыш ясады.  Фестивальгә Африка, Латин Америкасы, Европа илләре студентлары да катнаша.

Халыклар дуслыгы фестивале - ул аутентик музыка да, лирик вокал да, нечкә халык юморы да, драматургия һәм заманча режиссура да. Тамашачы яшь башкаручыларның көчле энергетикасына, костюмнарының этник колоритына сокланып карады.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр